Әлки районында көн саен дүрт мең тонна сенаж салалар

Күпьеллык үләнне беренче чабудан хуҗалыкларда 500 тонна печән дә хәзерләнгән.
(Әлки, 21 июнь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы механизаторлары көнгә дүрт мең тоннага чаклы сенаж сала башлаган. Маллар өчен 21 мең тоннадан артык сусыл, кыйммәтле әлеге азык базларга салынган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.Чагыштыру өчен: былтыр бу вакытта районда нибары 7300 тонна сенаж хәзерләнгән булган. Яшел массаны траншеяләргә салу буенча “Кызыл Шәрык-Агро” филиаллары зур тырышлык куя. Алар 18 мең тонна сусыл азык хәзерләргә өлгергәннәр. Соңгы көннәрдә “Хузангай” җәмгыятендә дә сенаж салу темпы активлаша төште. Биредә маллар өчен әлеге азыкны 3 мең тонна хәзерләделәр.Сенаж күпьеллык үләннәрдән салына. Әлеге үләнне беренче чабудан хуҗалыкларда 500 тонна печән дә хәзерләнгән.Районда 11 мең 546 гектар мәйданда көнбагыш игелә. Хәзер күп хуҗалыкларда көнбагышның рәт араларын эшкәртәләр. Бу эш 8500 гектар мәйданда башкарылган.Бөртек өчен кукуруз мәйданнары да бездә республика районнары белән чагыштырганда иң күпләрнең берсе. Ул 12 мең 700 гектар җир били. Механизаторлар инде кыйммәтле кукуруз культурасының рәт араларын эшкәртүгә керештеләр. Әлегә ул 440 гектарда эшләнгән.Чәчелгән мәйданнарның 47 мең гектары чүп үләннәргә каршы эшкәртелгән. Тагын 10 мең гектар җиргә корткычларга каршы һәм 6300 гектарда төрле авыруларга каршы химик препаратлар кертелгән.