Татарстанда мәйданнарның 97 процентында чәчү эшләре башкарылган

Авыл хуҗалыгы культуралары 1,7 млн. гектарны били

 (Казан, 21 май, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда мәйданнарның 97 процентында чәчү эшләре башкарылган. Авыл хуҗалыгы культуралары 1,7 млн. гектарны били, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Республиканың барлык районнары диярлек бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны чәчү эшен башкарып чыккан. Соңгы гектарларда Әгерҗе, Әлки, Яшел Үзән, Мөслим, Түбән Кама, Ютазы һәм Спас районнары игенчеләре хезмәт куя.