Әлкидә хуҗалыкларга саву аппаратлары бушлай бирелә

Ләкин һәркайсына түгел

 (Казан, 21 май, “Татар-информ”). Әлки районында 3 һәм аннан күбрәк сыер асраучы 137 хуҗалык бар. Аларга быел саву аппаратлары бушлай бирелә. Инде 30 хуҗалык шундый аппаратка ия булган, дип яза “Әлки хәбәрләре” газетасы.