Марат Әхмәтов республиканың Әгерҗе, Менделеевски, Алабуга районнарында булды

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры язгы кыр эшләре белән танышты
(Казан, 21 май, «Татар-информ»). ТР Премьер-министрының урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләре белән танышу максаты белән республиканың Әгерҗе, Менделеевски, Алабуга районнарында булды. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Өч районда да язгы бөртекле культураларны чәчү эшләре тәмамланган. Министр Әгерҗе районында бодай һәм бәрәңге кырлары белән танышты. Сәфәрдә аны Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Фәрит Габбасов, “Ак барс-Әгерҗе” агрофирмасы директоры Илгиз Салихов озатып йөрде. Сәфәрдән соң районның авыл хуҗалыгы идарәсе һәм предприятиеләре җитәкчеләре катнашында эшлекле киңәшмә булды.
Министр Әгерҗе районы игенчеләренә эшен уңай бәяләде. Ул биредә чәчүлекләрне эшкәртү эшләре һәм башка агротехнологияләре таләпләре үтәлешен дә билгеләп үтте.
Әгерҗе районында ташландык җирләр бар. М.Әхмәтов инвесторлар алдына 3 мең гектар җирне файдалану бурычын куйды. Шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалык белән шөгыльләнергә теләүче эшмәкәрләргә бирелә торган кредитлар санын арттырырга кирәк, ставкалары субсидия рәвешендә кире кайтарыла дип билгеләп үтте.
Быел районның 35 шәхси хуҗалыгы җитәкчеләре кредит алган. Министр районда “Россельхозбанк” филиалы ачылу шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бирелә торган кредитлар санын тагын да арттырачак дип ышандырды.
М.Әхмәтов хәзерге вакытта шәхси хуҗалыклардан дәүләткә тапшырыла торган сөтне субсидияләү механизмы эшләнелә, дип белдерде. Бу максатларга ТР бюджетыннан 1 литр сөткә 2 сум күләмендә акча бүленеп биреләчәк. Федераль бюджеттан тапшырылган 1 литр сөткә 1,35 сум күләмендә дотация дә каралган.
Министрны Менделеевски районында район башлыгы Рөстәм Гафаров озатып йөрде. Хәзер районда бәрәңге утырталар, рапс чәчәләр, чүп үләннәренә каршы чаралар күрелә.
Министр “Менделеевсказот” заводы территориясендәге кырларны карагач, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты. Ул авыл хуҗалыгының барлык тармаклары күрсәткечләре таныштырды, җитәкчеләрне кызыксындырган күпсанлы сорауларга җавап бирде. Менделеевски районында туфрак уңдырышлылыгы белән аерылып тормый, шуңа күрә биредә минераль ашламалар кертү исәбенә югары уңыш алырга ниятлиләр.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Алабуга районында ташландык җирләр калмавына канәгать булуын белдерде. Район беркайчан да югары күрсәткечләр белән аерылып тормаса да, биредә җир мәсьәләсе оператив хәл ителә һәм бу куандыра, дип билгеләп үтте М.Әхмәтов. Ул чәчү эшләре барышы белән дә канәгать калды.
Министр шәхси ярдәмче хуҗалыкларның үстерүгә кредитлар алуда авыл халкының актив булмавын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, авыл халкы арасында бу юнәлештә актив аңлату эшләре алып барырга кирәк.