Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның 25 районы сабан культураларын чәчүгә чыкты
Республика складларында орлыкларны инкрустацияләү буенча эш дәвам итә.
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләреннән күренгәнчә, республиканың 25 районы: Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Апас, Баулы, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Лаеш, Лениногорск, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Чирмешән һәм Чистай районнары игенчеләре сабан культураларын чәчүгә керештеләр.
Министрлык хәбәр иткәнчә, Аксубай, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Лениногорск, Минзәлә, Нурлат, Сарман, Чирмешән һәм Чистай районнары аграрийлары борчак һәм нут чәчә башлады.
Буа һәм Чүпрәле районнары игенчеләре шикәр чөгендере чәчәләр. Рапс чәчү буенча Аксубай һәм Лениногорск районнары аграрийлары актив эш алып бара.
Зәй, Аксубай һәм Нурлат районнарында горчица чәчү буенча яхшы эш темпы күзәтелә.
Нурлат һәм Чирмешән районнары аграрийлары көнбагыш чәчүгә керештеләр. Республика буенча чәчү эшләрен 1 млн 766 мең га мәйданда башкару планлаштырыла.
Республика складларында орлыкларны инкрустацияләү буенча эш дәвам итә. Бу эшкә республиканың 38 районы керешкән инде.
Бөртекле көзге культуралар — 64,8 мең га мәйданда (планлаштырылганның 11,6 процент), күпьеллык үләннәр — 176,2 мең га (39,6 процент) мәйданда һәм 455,7 мең га туңга сөрелгән һәм пар (21,6 процент) җирләре тырмаланган, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз