news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның алты районында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә карата карантин кертелгән

«Коронавирус кына килеп җитмәсен. Иң зур борчу шул. Орлыклар, ягулык бар, ашламалары, запчастьлары кайткан, вакытында чәчеп кенә чыгарга кирәк», — диде Марат Җәббаров.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Хәзерге вакытта Балтач, Буа, Зәй, Кукмара, Питрәч, Саба районнарының авыл хуҗалыгы оешмалары хезмәтчәннәренә карата карантин кертелгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында онлайн брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

«Коронавирус инфекциясе шартларында техника төзеклеге генә түгел, кешеләр сәламәтлеге дә мөһим. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы предприятиеләренә бригадалар арасында шәхси контактсыз, сменалы эш киңәш ителә. Бу бер бригадага карантин чаралары кертелгән очракта, икенче бригада эшли алсын өчен кирәк», — диде министр.

Аның сүзләренчә, агросәнәгать комплексы өзлексез эшләсен өчен, саклану, кисәтү чаралары күрелгән.

«Министрлык пандемия башланганнан бирле барлык авыл хуҗалыгы оешмаларына коронавирусны кисәтү чаралары турында даими хәбәр итеп бара. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең эшчәнлеген алып бару өчен барлык төр белешмәләр юлланган. Предприятиеләрнең эш тәртибе, режимы, вирустан саклану буенча аңлатулар уздырылган», — диде.

Марат Җәббаров әйтүенчә, бүген авыл хуҗалыгында зур үзгәрешләр юк. «Коронавирус кына килеп җитмәсен. Иң зур борчу шул. Орлыклар, ягулык бар, ашламалары, запчастьлары кайткан, вакытында чәчеп кенә чыгарга кирәк», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100