Марат Җәббаров Татарстанның сәүдә челтәрләрендә продукция җитәрлек булуын әйтте

Министр Татарстанның үзен үзе азык-төлекнең төп төрләре белән тулысынча тәэмин итә алганын билгеләп узды.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның сәүдә челтәрләрендә продукция җитәрлек, ажиотаж күзәтелми. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында онлайн брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

«Республика товар җитештерүчеләре продукциясе кибет киштәләрендә киң ассортиментта, җитәрлек күләмдә тәкъдим ителгән», — диде министр. Ул әле бер ай элек кенә озак вакыт саклана торган продукциягә ихтыяҗ зур булганын, кайбер товарлар кибетләрдә булмый торганын искәртте.

«Дәүләт органнары, продукция җитештерүчеләр һәм сәүдә челтәрләренең оператив хезмәттәшлеге ярдәмендә кыска вакыт эчендә вазгыятьне үзгәртә алдык. Хәзерге вакытта сәүдә челтәрләрендә хәл нормага килде», — диде Марат Җәббаров.

Министр Татарстанның үзен үзе азык-төлекнең төп төрләре белән тулысынча тәэмин итә алганын билгеләп узды. «Ит, сөт, икмәк продукциясе, тавык йомыркасы белән тәэмин ителеш 100 процент, бәрәңге һәм шикәр комы белән тәэминат өч мәртәбә, үсемлек мае алты тапкыр артык», — диде.

Марат Җәббаров министрлыкның көндәлек режимда азык-төлек продукциясенә күпләп сату бәяләренә мониторинг уздырганын әйтте. Атналык режимда запаслар җитәрлек булуын тикшерә, азык-төлек базарында вазгыятькә күзәтчелек итә.