Саба сәнәгать паркы мәйданчыгы төзелешенә 401,4 миллион сум бирелгән

2024 елга сәнәгать паркы территориясендә 22 резидентның 511 эш урыны тәкъдим итүе көтелә.

(Саба, 21 март, «Татар-информ», «Саба таңнары», Фәнил Мәүлетов). Саба сәнәгать паркы мәйданчыгында июль–сентябрь айларында юл-бетон эшләрен башкару, объектның «юл картасы» н әзерләү бурычы куелды. Төзелешкә 401,4 миллион сум бирелгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Төзелеш подрядчысы — «Ак Таш» җәмгыяте җитәкчесе Газинур Әхмәтов бу мәсьәләдә проблемалар булмаячагы турында белдерде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Саба» сәнәгать паркы төзү карары 2018 елда Саба муниципаль районы башкарма комитеты тарафыннан кабул ителде. Төп максаты — районда урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерү, яңа эш урыннары булдыру, яңа инвестицион проектлар эшләү, — диде паркның идарәче компаниясе директоры Илшат Хуҗин.

Төзелешкә бирелгән акчаның 250 миллионын «Кече, урта эшмәкәрлек һәм аны үстерү» милли проекты буенча РФ Икътисадый үсеш министрлыгы бүлеп биргән. Тагын 58,64 миллионы — «Татарстан Республикасында 2018-2021 елларга кече, урта эшмәкәрлек үсеше» программасы буенча республика, 77,2 миллионы шәхси инвесторлар тарафыннан бирелгән.

Хәзерге көндә сәнәгать паркында 3 резидент эш алып бара. Шәхси эшмәкәрләр Алмаз Аубакиров — корпуслы җиһазлар, серияле мебель, Илнар Нәбиуллин — төзелеш материаллары, «РРПласт» оешмасы композит материаллар җитештерә. Аларда 43 кеше эшли.

2024 елга сәнәгать паркы территориясендә 22 резидентның 511 эш урыны булдыруы көтелә. Резидентларны җәлеп итү өчен кулай шартлар, ташламалар да каралган: төзелештән җир кишәрлекләрен түбән бәя белән сатып алу: бушлай аренда; электр энергиясе буенча ташламалы тариф; ут, су, газ ресурсларына бушлай тоташтыру һ.б.

Шулай ук 2020 елда сәнәгать паркының икенче чиратын тормышка ашыру өчен проект эшләү башланды. Ягъни 10 гектар мәйданда Агропарк бинасы һәм азык-төлек эшкәртү кластеры булдыру күздә тотыла.