Узган ел Ютазының терлекчелек тармагына тотылган чыгымнар акланмаган

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Марсель Зарипов проблеманы малларны ашатуның тулы кыйммәтле булмавыннан, селекция-нәсел эшенең дә к

 (Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). Ютазы районында узган хуҗалык елы һәм бүгенге көн нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә узды. Анда район башлыгы Рөстәм Нуриев агросәнәгать тармагы эшчәнлегеннән ризасызлыгын белдерде.

Район бюджетыннан авыл хуҗалыгы тармагына 2013 елда 9 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Әлеге сумманың саллы өлеше терлекчелекне үстерүгә сарыф ителгән. Тик бүгенге күрсәткечләр әлеге тармакта алга китеш барлыгы турында сөйләмиләр. Хуҗалыклар арасында һәр сыердан тәүлегенә 3-4 килограмм сөт савучылар бар. “Уңыш” җәмгыяте абзарларында 120 баш сыер тәрбияләнсә, “Таң” җәмгяте 250 баш сыер асрый. Ә менә тулаем савыла торган көнлек сөт күләмендә аерма әллә ни зур түгел. “Игенче” җәмгыяте савымы да ел башыннан бирле ни артмый, ни кимеми. “Кәрәкәшле” җәмгыятендә дә көнлек сөт торгынлык кичерә. Мондый вәзгыятьнең беренче сәбәбен ашатуның тулы кыйммәтле булмавыннан күргән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Марсель Зарипов, селекция-нәсел эшенең дә күпчелек урында үз агымга куелуын ассызыклады. Һәм бу бүген генә туган проблема түгел.

Мондый торгынлыктан чыгуның бер юлы – ул сыерлар санын арттыру, нәсел өчен таналар тәрбияләүгә зур игътибар бирү. Сөтчелек тармагында җитештерүчәнлекне үстерү өчен тагын бер стимул – ул субсидия. Хуҗалык гыйнвар һәм февраль айларында сауган сөт күләмен, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, саклап кала яисә арттыра ала икән, аңа республика бюджетыннан ашлама төрендә субсидия бирелә. Бүген бу “маддәгә” бары тик Тукай исемендәге һәм “АгроМир” җәмгыятьләре генә эләгә.

Терлекчелектәге вәзгыятьне, гомумән, менә шушы ике коллектив, аеруча бәйрәкәлеләр уңай якка үзгәртә дә. 2013 елда район буенча җитештерелгән барлык авыл хуҗалыгы продукциясенең 30-32 процентын “АгроМир” коллективы тәэмин итте. Бүген ул көненә һәр сыердан 14,5 килограмм сөт савып, тулаем 11 тоннадан артык продукция җитештерә, дип ассызыклады Зарипов.

Киңәшмә барышында мөгезле эре терлек санының артуга таба йөз тотуы әйтелде. Әмма бозаулар сакланышы бик үк шәпләрдән түгел. Район буенча 2013 елда һәр йөз баш сыердан 74 баш бозау туган. “АгроМир”, “Нәбиуллин”, хуҗалыкларында бу сан – 100әр, Тукай исемендәге коллективта-94, “Уңыш” белән “Таң” да – 88әр баш тәшкил итсә, “Вафауллин” хуҗалыгында һәр йөз баш сыерның – 55е, “Игенче” исә, гомумән, 52 башы гына бозаулаган. “Теләсә кайсы сыер елга бер тапкыр артым китерә. Димәк, урыннарда бухгалтерия кәгазенә “утырмаган” үлем-китем күп”, - дип басым ясады Зарипов. Шулай итеп, бу юнәлештәге эшне дә көйгә салу таләп ителә. Чөнки баш исәбе генә продукция җитештерү чарасы булып тора, дип хәбәр итә “Ютазы таңы” газетасы.