“Яшел атна - 2008” халыкара күргәзмәсендә Татарстан зур уңыш казана

Бу көннәрдә Берлинда (Алмания) уза торган “Яшел атна - 2008” халыкара күргәзмәсендә ТР экспозициясе зур уңыш белән файдаланыла
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бу көннәрдә Алманиядә уза торган халыкара күргәзмәдә катнашучы Татарстан экспозициясе янында кеше өзелеп тормый. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә күргәзмәдә катнашучыларның берсе – Татарстан фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров хәбәр итте.
Немецлар ТР җәмәгать туклануы предприятиеләре продукциясе: өчпочмак, бәлеш, башка тәм-томнарны үз иткән. Ә менә “Татспритпром” үз продукциясен дегустацияләүне оештырмаган. Әлеге предприятие кайбер кулланучылар белән үз продукциясен җибәрүгә сөйләшү уздыра алган.
ТР халык һөнәрчелеге эшләнмәләре дә зур уңыш казанган. Татарстан артистлары чыгышлары да көчле алкышларга күмелгән.