Арча районы Апаз авыл җирлеге “Авыл көне”н билгеләп узды

Авыл җирлекләре башлыклары һәр тармакта үсеш, алга китеш күренеп торуын билгеләп үтте

(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”). Арча муниципаль районының Апаз авыл җирлегендә “Авыл көне”н билгеләп үттеләр. Бу якларда тырыш халык яши, шуңа тормышлары да мул. Шушы җирлектә очрашуга, тәҗрибә уртаклашырга килгән авыл җирлекләре башлыклары беренче чиратта шуңа игътибар итте. “Авыл көне” җирлектә гаилә фермаларын, фермер хуҗалыкларын, шәхси эшмәкәрлекне һәм шәхси секторда ярдәмче хуҗалыкларны үстерү буенча эшнең торышына багышланды. Апаз авыл җирлеге башлыгы Ринат Садыйков шулай ук социаль объектлар хезмәтләре дә белән таныштырды. Авыл җирлекләре башлыклары һәр тармакта үсеш, алга китеш күренеп торуын билгеләп үтте.
Бу төбәктә мәчетләр, зиратларга да игътибар зур. Хәсәншәех мәчете имамы Шамил Әхмәтгалиев бик теләп эш тәҗрибәсе белән уртаклашса, армиядә хезмәт иткәннән соң Казан мәдрәсәсен тәмамлап Апаз мәчетенә кайткан Башкортстан егете яшь имам Гайсә Гөбәйдуллин өчен әле бар да алда. “Хуҗалык аңа ай саен 10 мең сум хезмәт хакы биреп бара. Фатир белән тәэмин итү мәсьәләсе дә карала. Коммуналь хезмәтләр чыгымнарын Фатыйх Сибгатуллин түли. Шулай һәр тарафтан ярдәм булганда эшлисе генә кала”, — ди Ринат Садыйков.
Авыл җирлекләре башлыклары Апазда Әхмәтхановлвр, Пөшәңгәрдә Низамовлар гаилә фермалары белән дә танышты. Әхмәтхановлар гаилә фермасы әле 2012 елның җәендә генә оешкан. “Грантның ярты суммасын алып, шул акчага 30 баш терлеккә исәпләнгән уңайлыклары булган ике торак, склад төзедек. Субцидиянең икенче өлешенә терлек алырга планлаштырабыз”, — ди Марат Әхмәтханов. Мөмкинлекләре җитәрлек, 156 гектар җирләре, машина, трактор, комбайннары, иң мөһиме, теләкләре, бу адымнарының уңышлы буласына ышаныч бар.
Низамовлар крестьян-фермер хуҗалыгы 2010 елда оешкан һәм бүген матур гына эшләп килә. “Миллион сум субцидия бирделәр. Тик кая ул гына җитсен. Кредит алдым. 30 баш терлекнең 15е сыер. Көнлек савым 15 килограмм. Көнгә 130-150 килограмм сөт сатам. 19 сумнан. Чиста керем турында сөйләшергә иртәрәк әле, шулай да уңышлар сөендерә”, — ди Илһам Низамов.
Халыкны эш белән тәэмин итү максатыннан хуҗалык җитәкчесе тырышлыгы белән Апазда 200 башка исәпләнгән яңа ферма төзелгән. Авыл җирлекләре башлыклары анда да булдылар, шартлары белән таныштылар, зоотехник Рөстәм Хәбибуллинга сорауларын бирделәр, дип хәбәр итә “Арча хәбәрләре” газетасы.