Ветеринария академиясе студентларын авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшкә чакыра

«Беренчел тәҗрибә производстволарда булырга тиеш», - ди Алмаз Хисаметдинов.
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кичә Казан дәүләт ветеринария академиясендә 2-4 курс студентлары белән очрашу узды. Идел аръягы зонасына кергән районнардагы предприятие, холдинг җитәкчеләре шушы өлкәдә эшләргә әзер студентлар белән хезмәт килешүләре төзергә әзер.ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов дәүләт ветеринария хезмәтендә кадрлар белән тәэминат 95-96 процент дәрәҗәсендә икәнен, 90 процент тирәсе булган берничә район гына булганын әйтте. «Бу өлкәдә зур проблемалар күрмибез, ләкин хуҗалыкларга мал табиблары җитмәү проблемасы бар. Тәэминат 86 процент дәрәҗәсендә генә», — диде.Аның сүзләренчә, бер табиб урынына ике табиб тотучы хуҗалыклар да, бер табибы булмаганнары да бар. «Вице-премьер — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән Кама Тамагы, Югары Осланга, Әлмәткә, Әгерҗегә бардык. Кайбер хуҗалыкларда бер ветеринария белгече дә юк», — ди Алмаз Хисаметдинов.Ул, Ветеринария академиясе мөгаллимнәре белән берлектә, районнарда кече персоналны беренче ветеринария ярдәменә өйрәтү эше башкарылганын да искәртте. Зур фермалар, терлекчелек, сөтчелек комплексларында ветеринария белгечләре җитмәгәнен билгеләп узды.Идарә башлыгы максатчан укыту программасы турында әйтте. Стипендиянең 5 мең сумын яшь белгечне эшкә алачак хуҗалык, 5 мең сумын Авыл хуҗалыгы министрлыгы түли. Академияне тәмамлагач, студент хуҗалыкта өч ел эшләргә тиеш. Алмаз Хисаметдинов эш белән тәэмин итүчеләр белән нечкәлекләрен сөйләшеп, студентларны 3, 4, 5 курсларда практика узарга өндәде.Эш белән тәэмин итүчеләргә мөрәҗәгать итеп, ул моның өчен шартлар тудырырга кирәклеген искәртте. «Әгәр кадрлар белән тәэмин ителешне 86 проценттан 90 процентка җиткерсәк, бу зур казаныш булачак. Производство аша һәрберебез уздык, пычрак эшне бөтенебез эшләдек», — ди Алмаз Хисаметдинов.Казан дәүләт ветеринария академиясе ректоры Рөстәм Равилов белгечне максатчан әзерләү буенча абитуриент, хуҗалык һәм вуз арасында өчяклы килешү төзелгәнен әйтте. «Узган елга кадәр максатчан әзерлекне түбән балл белән вузга керү өчен куллана иделәр. Студентлар керә, тик килешү турында оныта да, беркем бурычлы булып калмый, түбән баллга ия студентлар гомуми конкурстан югары баллыларны кысрыклап чыгара иде», — ди ул.Ректор моңа кадәр дәүләттән килешүне үтәмәүчеләргә штраф бирелмәгәнен искәртте. «Узган елда Хөкүмәт Карары чыкты. Әгәр килешү үтәлми икән, эш белән тәэмин итүче бу акчаны вузга түләргә, аннары эшкә бармаган студенттан түләттерә алачак», — дип кисәтеп куйды Рөстәм Равилов. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгече Рузалина Вәлиуллина яшь белгечләргә күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында сөйләде.«Красный Восток Агро», «ТАЛ-Агро», «Татплодоовощпром», «Ак Барс» холдингы вәкилләре һәркайсы ничә ветеринария белгече җитмәвен сөйләп чыкты. Кыскача хуҗалыкларының эшчәнлеге һәм мал табиблары, башка белгечләрнең вазифалары белән таныштырдылар. Студентлар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде.