Кече Кайбыч авылында 22 гектар болынга карлыган утырталар

Җирне эшкәртү, үсентеләр сатып алу, утырту, башка чыгымнар өчен 8 миллион сум акча тотыла.

(Кайбыч, 20 сентябрь, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары», Мингазиз Сөнгатуллин). Кече Кайбыч авылының иркен болынында карлыган үсентеләре утырту буенча кызу эш бара. Юк, авыл кешеләре түгел болар. Шәһәрдә яшәүче Артем Гоношилин, Кече Кайбыч авылы янында 22 гектар җир алып, җиләк- җимеш үстерү өчен «Артсад» крестьян-фермер хуҗалыгын оештырып җибәргән икән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Карлыган үсентеләрен Чувашиянең Батыр районындагы питомниктан алганнар. Питомник җитәкчесе Тимур Билалов та аларга киңәшләре белән ярдәм итәргә килгән.

«Яшь карлыганнар бер елдан соң уңыш бирә башлый. Икенче-өченче елларда уңышы аеруча күп була. Карлыганны кул белән җыю турында сүз дә юк, аны җыючы махсус комбайн бар. Ул беренче елларда һәр гектардан 8-9 тонна уңыш бирсә, алга таба 10-11 тоннага кадәр уңыш бирергә сәләтле. Моның өчен барлык агротехник чараларны да вакытында үтәргә кирәк», — диде Артем Сергеевич.

«Максатыбыз — экологик яктан чиста җиләк-җимеш үстерү, авыл халкына яңа эш урыннары булдыру. Карлыган уңыш бирә башлагач, эшче куллар кирәк булачак. Хуҗалык биналары төзегәч, карлыганны туңдыру өчен суыткычлар урнаштырабыз. Җирне эшкәртү, үсентеләр сатып алу, утырту, башка чыгымнар өчен 8 миллион сум акча тотыла. Эшләр җайга салынып, тагын җир алу мөмкинлеге булса, алмагачлар да утыртырга телим», — дип сөйләде ул. 

Фермер алган 22 гектар җирнең ике гектары сазлыклы урынга туры килгән. Анда үсентеләр утыртудан файда булмаслыгын аңлап, күл казытырга уйлый.