Зәй шикәр заводы 66516 тонна шикәр комы җитештерде

Аның 48988 тоннасы эшкәртелеп, 66516 тонна шикәр комы җитештерелгән.

(Зәй, 20 октябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Зәй шикәр заводы 66516 тонна шикәр комы җитештерде, дип яза җирле басма.

Сезон башланганнан алып 19 октябрьгә кадәр Зәй шикәр заводы кагат кырына 783944 тонна чимал китерелде, шуның 265 меңнән артык тоннасы - Зәй басу-кырларыннан җыелган уңыш. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, заводка 62 мең тоннадан артык чимал китерелгән. Аның 48988 тоннасы эшкәртелеп, 66516 тонна шикәр комы җитештерелгән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, агымдагы елда чимал китерү дә, җитештерү дә шактый күпкә артык. Шул рәвешле, завод узган елгыдан шактый күбрәк продукция җитештерүгә исәп тота.