Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Республикада 2018 елда чәчү эшләрен вакытында башкаруны тоткарларга мөмкин районнар аталды
Соңгы елларда республикада туфракның сөрү катламын тирәнәйтүгә аеруча игътибар бирәләр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Тагын 60 проценттан артык мәйданда сөрү эшләре башкарырга тиешле Кама Тамагы һәм Югары Ослан районнары 2018 елның чәчү эшләренә өзеклек кертергә мөмкин. Бу хакта республика Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте.
Республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, барлык районнар белән видеоконференция режимынагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашкан.
«Әгәр бу районнарда көзнең ике аенда туңга сөрергә өлгермәгән булсалар, язгы чәчү эшләренә бары тик ике атна гына вакыт бирелә. Яз көне сөрелгән җиргә чәчелгән орлыклар беркайчан да зур уңыш бирмәде», – дип кисәтте Николай Титов.
Аның сүзләренчә, соңгы елларда республикада туфракның сөрү катламын тирәнәйтүгә аеруча игътибар бирәләр, ул һәр гектарда уртача уңышны 5 центнерга кадәр арттыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз