Буада чөгендер уңган

Заводка физик авырлыкта барлыгы 15802 тонна чимал тапшырганнар.

(Буа, 20 октябрь, "Татар-информ", "Байрак"). Буа районы хуҗалыкларында әле һаман да кызу урак өсте. Эш соңгы культуралар – кукуруз, шикәр чөгендере мәйданнарында бара. Барлык хуҗалыклар диярлек иккән татлы тамыр барлык мәйданның 73 процентында казып алынган, дип яза район газетасы.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 17 октябрьгә җир өстенә барлыгы 236746 тонна чимал чыгарылган. Һәр гектардан алынган уртача уңыш күләме 358 центнерга тиң. Чөгендер уңышын җыюны төгәллә-гән хуҗалыклар да бар. Аларның берсендә – “Буа Агрохимсервисы” җәмгыяте ярдәмче хуҗа-лыгы – “Ямбулат” авыл хуҗалыгы җитештерүе кооперативында соңгы гектарларда эш барышы белән без дә танышып кайттык. Көндезге сәгать бер. Төшке аштан соң чөгендерчеләр хезмәт кө-ненең икенче яртысын башлап җибәрделәр. Беренче булып чөгендер ка-зу комбайнында Дмитрий Федотов кузгалып китте. Ун-унбиш минут дигәндә ул 16 тонна сыйдырышлы бункерын тутырып та килде. Аны кагатка бушатты һәм тагын кырны иңләргә кереште. Ул да булмады кагаттагы чөгендерләрне төягечтә эшләүче Александр Маденков “КамАЗ” әрҗәсенә сала да башлады.

– Безнең Александр районда иң яхшы төяүче. Ул чөгендерләрне ”таслап” тутыра белә. Шуңа да шәхси ташучылар безгә килергә атлыгып тора, – дип баш агроном Рәфис Зәйнетдинов хезмәткәрен мактап алды.

Сүз уңаеннан, механиза-торның бу өлкәдә 20 еллык стажы бар, тагын ул җәен үләннәрне теземнәргә салуда, бөртеклеләрне җы-юда эшли. Ул да булмады, җирдә су буе яткан чөгендерләр әрҗәләргә күчеп тә куйды. Техника алып бетерә алмаганнарын, коелганнарың Зина Васильева белән Алина Егорова җыеп баралар. Күп көч куеп үстерелгәнне югалтуга юл куймыйлар биредә. Уңышы да нинди әле – һәр гектардан уртача 718 центнерга тиң. Бу район буенча иң югары күрсәткеч. Рәфис Зәйнетдинов әйтү-енчә, хуҗалыкта җирләр аз булгач, үсентеләрне тәрбияләргә барлык мөм-кинлекләре бар. Биредә барлык авыл хуҗалыгы культураларыннан ел саен югары уңыш алалар.

– Шикәр чөгендерен барлыгы 170 гектарда иктек. Бу кырда уңыш начаррак – сазлыклы урын. Һәр гектардан уртача 590 центнер чыга. Җәй яңгырлы булгач, барлык агрочараларны вакытында үтәп, кайчакта кырга бөтенләй кереп булмады, — ди баш агроном.

Ә чөгендерләргә карап һич алай димәссең – барысы да чәйнек-чәйнек. Уңышы 700 центнердан артып киткән кырда татлы тамырның нинди булуын күреп булмады. Биредә татлы тамырны казып кына түгел, заводка тапшырып бетереп тә баралар. 30ар машина төяп озаткан көннәре дә булган.

Заводка физик авырлыкта барлыгы 15802 тонна чимал тапшырганнар.