Татарстанда икмәк пешерү тармагына нигез салынуның 80 еллыгын билгеләп үтәләр

Тантаналы чара 21 октябрьдә Татар ашлары йортында узачак

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Иртәгә Татарстанда республика икмәк пешерү тармагына нигез салынуның 80 еллыгын билгеләп үтәләр. Тантаналы чара Татар ашлары йортында узачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Икмәк пешерүчеләр берлегенең идарә рәисе Илдар Никифоров хәбәр итте.
Тантана башланыр алдыннан Мәскәү, Санкт-Петербург, Бөек Новгород, Вологда, Түбән Новгородтан чакырылган кунаклар, шулай ук чит ил партнерлары һәм Казан тегермәнчеләре Татарстан икмәк заводлары һәм комбинатларында җитештерелгән продукция белән таныша алачак.
Тантананың рәсми өлешендә икмәк пешерүчеләр һәм кондитерларны ТР Президенты Аппараты һәм ТР Министрлар Кабинеты вәкилләре котлар дип көтелә. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары хезмәткәрләре дә алар адресына котлау сүзләрен җиткерәчәк.
Тантана тармакның иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү һәм сәнгать осталары концерты белән төгәлләнәчәк.