Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бакчачылык ширкәтләрендә авыл хуҗалыгы терлекләрен асрауны тыйдылар
«Мал-туарны җир кишәрлеге шәхси ярдәмче хуҗалык булган очракта гына асрарга мөмкин», — дип белдерде Россиянең Юристлар ассоциациясе әгъзасы Мария Спиридонова.
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Югары суд Россия Федерациясе гражданнарына бакчачылык белән шөгыльләнү өчен бирелгән җирләрдә авыл хуҗалыгы терлекләрен асрауны тыйды.
«Мал-туарны җир кишәрлеге шәхси ярдәмче хуҗалыкка караган очракта гына асрарга мөмкин», — дип белдерде Россиянең Юристлар ассоциациясе әгъзасы Мария Спиридонова. Ул бакча участокларында умарталар тоту бөҗәкләр асрауның ветеринария таләпләрен үтәгәндә генә мөмкин булуын да әйтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
Җирләрне куллану һәм саклау дәүләт инспекциясе Волгоград өлкәсендә бер участокта тавык кетәклеге булуын ачыклаган. Бу очракны тикшергәннән соң, хуҗа ханымга 10 мең сум штраф салганнар. Бу - әлеге административ тәртип бозу өчен минималь сумма. Кайбер очракларда штраф күләме 20 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз