Рөстәм Миңнеханов: “6 миллион тонна ашлыкта Буа районы хезмәтчәннәренең дә өлеше зур”

Бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республиканың Буа һәм Апас районнарында булды.

(Буа, 20 сентябрь, “Татар-информ”, Михаил Миронов). Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республиканың Буа һәм Апас районнарында булды. Хөкүмәт башлыгы көзге кыр эшләре барышы белән танышты.

Республика башлыгы вертолеттан районнарның басуларын карады, аннары шикәр чөгендерен җыю эшләре барган кырда Буа районы хуҗалыклары җитәкчеләре һәм инвесторлар белән очрашты.

Р. Миңнеханов Татарстанның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен быел 6 миллион тонна ашлык җыеп алу белән котлады. “Бу казанышта сезнең районның да өлеше зур, - дип мөрәҗәгать итте Р.Миңнеханов буалыларга. – Хәзер төп бурыч – көзге эшләрне төгәлләү. Районның потенциалы ифрат зур, аны тупларга кирәк”.

Премьер-министр шикәр чөгендере басуын карады һәм аны җыю эшләренең югары уңышлылык тәэмин итүче заманча комбайннар ярдәмендә башкарылуыннан канәгать калды. “Буа районының шикәр чөгендерен җыюга керткән өлеше дә зур – Татарстанда гомуми күләмнең 19 проценты”, - диде ул.

Журналистларга биргән интервьюсында Премьер Татарстанда урып-җыю кампаниясенә йомгак ясады. “Нигездә, кампания тәмамланды, йөрү кыен булган урыннарда гына икмәк җыюда калышу күзәтелә, моннан тыш, кукуруз һәм башка культураларны алу буенча эш күп әле. Әмма 6 миллион тонна икмәк – авыл уңганнары өчен зур казаныш”, - дип белдерде Р.Миңнеханов.

“Буа һәм Апас районнарында без заманча авыл хуҗалыгы технологияләрен күрдек, - диде Хөкүмәт башлыгы. – Бәрәңге җыю комплексы да, чөгендер хуҗалыгы да – барысы да заманча дөнья технологияләре. Шул рәвешчә, авыл хуҗалыгыннан без канәгать”.

Быел Буа районында 232 мең тонна ашлык җыелган, уңышлылык – гектарыннан 48 центнер. Хәзерге вакытта басуларда шикәр чөгендерен җыю эшләре тулы көченә бара, гектарыннан 370 центнер булган әлеге культураны 370 мең тонна алу ниятләнә. Бүген басуларның 40 процентында эшләр тәмамланган. Авыл хезмәтчәннәре сүзләренчә, уңышның мул булуына язның иртә килүе һәм гомумән, елның әйбәт булуы йогынты ясаган.

Районда шулай ук көзге культураларын чәчү тулысынча тәмамланган, силос культураларының яртысы җыеп алынган.