Түбән Кама районында урак өсте тәмамланган

Түбән Кама районында урак өсте тәмамланган

(Түбән Кама, 20 сентябрь, "Татар-информ", Николай Фомин). Түбән Кама районында бөртекле культуралар уңышы җыеп бетерелгән. Игенчеләр бер гектардан уртача 30 центнер иген җыеп алган. Бүген Түбән Кама кырларында шикәр чөгендерен җыю эшләре бара.

Быел татлы тамыразык 4 мең гектар кырга утыртылган, әлегә 100 гектарыннан гына җыеп алынган. Бәрәңге уңышын җыеп алу тәмамлану алдында тора. Быел игенчеләр гектардан уртача 250 центнер җыеп алган.