Апас районында комбайннарның урып-җыю эшләренә әзерлеген тикшерделәр

Быел район кырларында 30 мең гектар мәйданда бөртекле-кузаклы культуралар үстерелде.

(Апас, 20 июль, "Татар-информ", "Йолдыз", Ләйлә Шиһабиева). Апас районында игенчеләр белән очрашып сөйләшү, комбайннарның техник торышын билгеләү максатыннан, комбайннар парады узды. Комбайннар "АгроАктив" хуҗалыгының машина-трактор паркында һәм “Свияга“ берләшмәсенең Дәүләки авылы янәшәсендәге кырда "имтихан тотты". Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Быел район кырларында 30 мең гектар мәйданда бөртекле-кузаклы культуралар үстерелде. Шулай ук 800 гектарда рапс һәм 3700 гектарда горчица культурасы бар.

Мактаулы хезмәт ияләре белән район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин да очрашты. Ул да үзенең теләк-тәкъдимнәрен җиткерде.