Республикага бәрәңгене читтә әзерләргә туры киләчәк

Быел Татарстанда бәрәңге 96 мең гектар җирдә игелгән

(Казан, 20 июль, “Татар-информ”). Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республиканың зур шәһәрләре башлыкларына бәрәңгене Татарстаннан читтәге төбәкләрдән әзерләп алып кайтырга киңәш итте. Чөнки үзебездәге бәрәңге уңышы гына җитмәячәк.
Министр сүзләренә караганда, быел Татарстанда бәрәңге 96 мең гектар җирдә игелгән. Әмма бәрәңге уңышы яхшы булыр дигән өмет юк. Һәр гектардан уртача 60-70 центнер бәрәңге җыеп алырга планлаштырыла. Тулаем уңыш 630 мең тонна булыр дип көтелә, шуның 300 мең тоннасын орлыкка салмакчылар. Моннан калганы гына ашау өчен җитеп бетмәячәк.