Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан сыерлары «иң яхшы» исемен алу өчен ярышачак
Сыерлар голштин-фриз токымының Бөтендөнья федерациясе тарафыннан расланган экстерьер линиясе билгеләре буенча бәяләнәчәк.
(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). 1-3 июльдә Татарстанда «АГРОВОЛГА» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узачак. Күргәзмә кысаларында беренче тапкыр нәселле терлекләр конкурсы узачак, анда халыкара дәрәҗәдә аккредитацияләнгән судьялар голштин токымлы иң яхшы сыерларны ачыклаячак.
Конкурста республиканың 40 районыннан хуҗалыклар катнаша. Алар — сыерларның продуктивлылыгы дөнья һәм Европа дәрәҗәсендә булган алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре. Бүгенге көндә барлыгы 93 сыер сайлап алынды. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурста катнашучы барлык сыерларны, аларның потенциаль җиңү яуларлык иң-иң яхшыларын алдан ук голштин токымлы эре мөгезле терлекләр ассоциациясе экспертлары сайлап алды.
Күргәзмә вакытында конкурста катнаша торган хайваннарны тоту өчен тиешле шартлар булдырырга кирәк булачак. Моның өчен махсус павильон төзеләчәк, анда сыерларны ашату, эчерү, саву, юу, йоннарын кисү һ.б. — барысы да эшләнәчәк. Шулай ук конкурс үткәрү стандартлары нигезендә 200 кешегә исәпләнгән трибуналы манеж төзелә.
Конкурста сыерлар берничә категория һәм номинация буенча сайлап алачаклар. Шулай ук иң яхшы хендлер сайлап алыначак, бу — алдан йөрүче хайван. Сыерлар голштин-фриз токымының Бөтендөнья федерациясе тарафыннан расланган экстерьер линиясе билгеләре буенча бәяләнәчәк. Аның 18 төп билгесе бар, һәр илдә тагын өстәмә үз билгеләре бар, шулай ук хайваннарның җитешсезлекләре дә исәпкә алына.
Барлык билгеләр дә комплекслы блокларга бүленә: сөт сыерлары, тазалыгы, гәүдә төзелеше, җилене һәм аяк-тояклары. Сайлау критерийларының берсе — сыерның йөреше. Моның өчен хуҗалыклар белгечләре бер айдан артык Голштин токымлы эре мөгезле терлекләр ассоциациясе вәкилләре белән укулар уза.
Бәйсез бәяләү һәм җиңүчеләрне сайлап алу өчен Венгрия Республикасының Голштин-фриз токымлы эре мөгезле терлекләр үрчетүче илкүләм ассоциациясеннән халыкара профессиональ бәяләүче Шебёк Тамашны чакырылган. Җиңүчеләрне нәкъ менә аңа билгеләргә туры киләчәк.ф
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз