Путин: 2019 елда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм 303 млрд сум тәшкил иткән

Россия Президенты билгеләп үткәнчә, 2024 елга Россия авыл хуҗалыгы экспортының күләме 45 млрд доллар тәшкил итәргә мөмкин.
(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Россия Президенты Владимир Путин 2019 елда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм күләме 303 млрд сум тәшкил иткәнен әйтте. Бу хакта ул туры элемтәдә сөйләде."Авыл хуҗалыгы тармагына, шул исәптән экспортка ярдәм итүнең гомуми күләме 2019 елда 303 млрд сумга җитте. 2018 елда ярдәм күләме 254 млрд сум тәшкил итте", - диде Путин.Россия Президенты 2024 елда авыл хуҗалыгы экспорты 45 млрд доллар тәшкил итәчәгенә омтылачакларын әйтте. “Барып җитәбезме, юкмы – сорау туа. Әмма моңа омтылырга кирәк, бу - реаль план", - диде дәүләт башлыгы турыдан-туры элемтә вакытында.Президент дәүләт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары җирле фермерлыкны үстерүгә ярдәм итәргә тиеш дип саный. “Әлбәттә, дәүләт, массакүләм мәгълүмат чаралары җирле фермерларга ярдәм итәргә тиеш", - дип белдерде Владимир Путин.