Биектауда 3100 тонна печән һәм 4500 тонна сенаж әзерләнгән

Печәннең барысы да төргәкләнгән һәм тыгызланган

 (Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). Биектау муниципаль районы хуҗалыкларында 3100 тонна печән һәм 4500 тонна сенаж әзерләнгән. Печәннең барысы да төргәкләнгән һәм тыгызланган.

“Серп и молот”та (270 тонна), “Бөреле” ябык акционерлык җәмгыятендә (420 тонна), “Красная заря”да (200 тонна), “Татарстан”да (210 тонна) шактый запас тупланган.

Хуҗалыклар сенаж салуга да керешкән, дип хәбәр итә “Биектау хәбәрләре” газетасы.