420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 20 май, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда яшелчә һәм бәрәңге утырту эшләре дәвам итә. Быел яшелчә 1,5 мең гектарга утыртылачак, ә бәрәңге – 7,5 мең гектарга.
Бүген бәрәңге 4,4 мең гектарны били. Министрлыкта билгеләп үткәнчә, игенчеләр бу эшне мөмкин кадәр тизрәк башкарырга тырыша, чөнки туфракта дым кимегәннән-кими.
Агросәнәгать комплексы предпритиеләре яшелчә утыртырга, киресенчә, ашыкмый. Бүгенге көндә ул 814 гектар мәйданга гына чәчелгән.
Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.