Татарстанда агросәнәгать комплексының Бердәм мәгълүмат үзәген оештыру эше башланды

Бу Россия территориясендә мондый дәрәҗәдәге беренче үзәк булачак

  (Казан, 20 май, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда агросәнәгать комплексының Бердәм мәгълүмат үзәген оештыру эшен башландылар. Бу Россия территориясендә мондый дәрәҗәдәге беренче үзәк булачак.

 “Татар-информ” хәбәрчесенә “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДУ нең ТР буенча җитәкчесе Таһир Һадиев шул хакта белдерде.

Якындагы өч елда төзү планлаштырылган яңа үзәкнең эше ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов җитәкчелегендә уза. Шулай ук Россиянең танылган галимнәре, Краснодар крае галимнәре дә җәлеп ителәчәк.

“Агросила Групп” ЯАҖ предприятиеләре агросәнәгать комплексы Бердәм мәгълүмат үзәгенең база хуҗалыклары була. Яңа структураның максаты – Бөтенросссия сәүдә оешмасының бердәм хокукый кырында эшләү өчен авыл хуҗалыгы тармагында таләпләрне, чыгымнарны һәм закон актларын оптимальләштерү.