Әлкидә быел былтыргыдан 13,2 мең килограммга күбрәк сөт сатылган

Салман авыл җирлегендә һәр сыерга исәпләгәндә 139 килограмм сөт сатылган

 (Казан, 20 май, “Татар-информ”). Әлки районында 8-17 майда шәхси сектордан 198, 9 мең кг, ә 4 айда 1748 мең кг сөт җыелган. Бу, былтыргы шушы вакыт белән чагыштырганда, 13,2 мең кг.га, алдагы ун көнлектәгедән 2,7 меңгә артык. Салман авыл җирлегендә, һәр сыерга исәпләгәндә, 139 килограмм сөт сатылган. Иске Алпар, Ташбилге, Иске Чаллы, Иске Хурада, Чуаш Кичүе җирлекләрендә бу күрсәткеч 109-89 килограмм тәшкил итә, район буенча уртача күрсәткеч 72 килограмм, дип белдерә “Әлки хәбәрләре” басмасы.