Кырым һәм Севастополь ветеринария белгечләрен укыту программасы эшләнгән

Дәүләт ветеринария хезмәте, төбәк дәүләт ветеринария күзәтчелеге һ.б. белән бәйле мәсьәләләрне карау планлаштырыла

  (Казан, 20 май, «Татар-информ»). Россия агросәнәгать комплексын кадрлар белән тәэмин итү академиясе федераль аграр ведомствоның Ветеринария департаменты йөкләмәсе буенча Россиянең яңа субъектларында ветеренария белгечләрен укыту өчен программа эшләнгән. Кырым һәм Севастополь ветеренария белгечләренең квалификациясен күтәрү планлаштырыла, дип хәбәр ителә РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы рәсми сайтында.

Лекторлар - Россия агросәнәгать комплексын кадрлар белән тәэмин итү академиясе галимнәре, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге, “Ветернария үзәге” ФДБУ, “Үзәк фәнни-методологик ветеренария лабораториясе” ФДБУ вәкилләре.