ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры “Татплодоовощпром” ЯАҖ хуҗалыкларында булды

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов “Татплодоовощпром” ЯАҖ кырларында булды, игенчеләр белән очрашты
(Казан, 20 май, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов “Татплодоовощпром” ЯАҖнең республиканың Яшел Үзән, Югары Ослан, Лаеш муниципаль районнарында урнашкан кырларын карады. Эш сәфәрендә министрны “Татплодоовощпром” ЯАҖ идарәсе рәисе Раил Зиатдинов озатып йөрде, дип хәбәр иттеләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.
Марат Әхмәтов эш сәфәрендә “Татплодоовощпром” ЯАҖ хуҗалыкларында язгы кыр эшләре барышы, көзге культураларның торышы белән танышты. 6,7 мең гектар мәйданда чәчү эшләре тәмамланган, шул исәптә 2,5 мең гектар мәйданда арпа, 3,2 мең гектарга бодай, 985 гектарда солы чәчелгән. Бу көннәрдә бәрәңге, кәбестә һәм башка яшелчәләр утыртылган. Бәрәңге 296 гектарга, кәбестә 139 гектарга, кишер 104 гектарга, чөгендер 92 гектарга утыртылган.
Гомумән алганда, министр Лаеш районы хуҗалыклары җитәкчеләренең “Перестройка” хуҗалыгында очрашуында чәчү эшләре барышы белән канәгать калуын белдерде. Министр быел республика яшелчә белән тулысынча тәэмин ителәчәк, дип белдерде. М.Әхмәтов игътибарны бәрәңгенең югары рентабельлегенә юнәлтте. Шуңа күрә ТРның күп кенә хуҗалыклары бәрәңге утыртыла торган мәйданнарны зурайткан. Быел республикада узган елга караганда 3 мең гектарга артык бәрәңге утыртылачак.
Предприятие кырларында кәбестәне узган елга караганда азрак утыртырга планлаштыралар. “Татплодоовощпром” ЯАҖ идарәсе рәисе Раил Зиатдинов сүзләренчә, бу яшелчәне аз мәйданда утырту югары уңышлылык белән акланачак. “Татплодоовощпром” да яңа технологияләр файдалану исәбенә бай уңыш алырга ниятлиләр.
“Перестройка” хуҗалыгы кырларында 216 гектар бәрәңге, 54 гектар кишер, 42 гектар чөгендер һәм 59 гектар кәбестә утыртылган.
М.Әхмәтов бүгенге көндә Татарстанда язгы кыр эшләре барышы узган елгы күрсәткечләр белән тигезләште, дип белдерде. Язгы бөртекле культуралар 984,3 мең гектар мәйданга чәчелгән, бу фаразланган күрсәткечләрнең 99 процентын тәшкил итә. Язгы чәчү эшләре 1470 мең гектарда тәмамланган, бу фаразланган күрсәткечләрнең 92 проценты дигән сүз.