Татарстанда 1,5 миллионга якын гектар мәйданда язгы чәчү эшләре тәмамланды

Бу планлаштырылган күрсәткечләрнең 94 проценты дигән сүз
(Казан, 20 май, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда 1 миллион 490 мең гектар мәйданда язгы чәчү эшләре тәмамланды, бу планлаштырылган күрсәткечләрнең 94 проценты дигән сүз. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Бүгенге көндә республиканың Апас, Зәй, Нурлат, Менделеевски, Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнарында язгы чәчү эшләре тәмамланган. Шулай ук Алексеевски, Әлки, Буа, Минзәлә, Спас районнары игенчеләре язгы культураларны чәчү эшләрен төгәлләү алдында.