Чирмешән районындагы шәхси хуҗалыклар көн саен уртача 10 тонна сөт сата

Түбән Кәминкә һәм Кара Чишмә авылларында 227 баш сыер асрыйлар.

(Чирмешән, 20 апрель, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән»). Чирмешән районы җирлекләре шәхси хуҗалыкларыннан көн саен уртача 1300 килограмм сөт җыела. Бу күрсәткеч районда иң югары, былтыргыдан да югарырак. Түбән Кәминкә һәм Кара Чишмә авылларында 227 баш сыер асрыйлар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә тупланучы мәгълүматлар буенча, Кармыш, Чирмешән, Иске Кади, Лашман авыл җирлекләрендә дә шәхси хуҗалыклардан сөт сатып алу яхшы оештырылган, узган елның шушы чорындагы күрсәткечләрне киметмиләр.

Тулаем, район буенча, шәхси хуҗалыклардан көнгә уртача 10 тонна тирәсе сөт җыела.