Кайбыч районында арпа чәчә башлаганнар

18 апрельгә район буенча көзге культуралар 5500, күпьеллыклар 800 гектар мәйданда тукландырылган.
(Кайбыч, 20 апрель, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сунгатуллин). Апрель аеның җылы җилләре барлык басуларның бер вакытта өлгерүенә китерде. Хәзерге вакытта район хуҗалыкларының барысында да язгы кыр эшләре кайный. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.18 апрельгә район буенча көзге культуралар 5500, күпьеллыклар 800 гектар мәйданда тукландырылган, күпьеллык үлән мәйданнары 2000, туңга сөрелгән басулар 6000 гектарда тырмаланган.Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров хәбәр иткәнчә, “Дубрава” агрофирмасы игенчеләре Колаңгы станциясе янындагы, халык телендә райком кыры дип йөртелүче басуда язгы культуралар чәчүгә кереште.