Марат Әхмәтов авылны яшәтүдә сыер савучының ролен билгеләп үтте

“Доярка булмаса, мал кими, авыл хуҗалыгы өлкәсе какшый” диде ул.
(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов бүген Арчада узган күчмә утырышта авыл яшәешен саклауда сыер савучы хезмәтенең ролен билгеләп үтте.“Авылда доярка – алыштыргысыз һәм бик кирәкле кеше. Мин хуҗалык җитәкчесе булганда, йорт саен да доярка эзләп йөргәнем булды. “Апа, өч-дүрт көн генә савып тор инде, син тыңламасаң, ул сыер төркеме тарала”, - бит дидем. Төркем таралса, мал кими, авыл хуҗалыгы өлкәсе какшый дигән сүз бит”, – диде министр.Марат Әхмәтов шулай ук авыл җирендә эшләүче хатын-кыз фермерларның да ролен әйтеп узды.“Хатын-кыз барлык эштә дә пөхтә, тырыш, фидакарь бит ул. Шуңа күрә алардан башка авыл хуҗалыгы берничек тә бара алмый. Ә инде мөстәкыйль хуҗалыкмы, фермер хуҗалыгымы – мондый вак эшмәкәрлектә аларның урыны бигрәк тә зур”, - диде авыл хуҗалыгы министры урынбасары.Исегезгә төшерик, Марат Әхмәтов сөткә бәя кайчан артачагын да әйткән иде.