Кукмара районының "Урал" хуҗалыгында семинар-киңәшмә узды

Пленар өлештә нәтиҗәләр ясалып, киләчәккә бурычлар билгеләнде.

 (Кукмара, 20 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). "Урал" хуҗалыгында район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашында агымдагы елның өч айлык эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Әлеге чарада катнашучылар мегафермада булдылар, төзелеп килүче мал торакларын, күптән түгел генә эшли башлаган катнаш азык әзерләү цехын, терлекләрнең азык белән тәэмин ителешен, силос траншеясын карадылар, шулай ук машина-техника паркында, амбар алдында булып, ураллыларның язгы кыр эшләренә әзерлеге белән таныштылар.