Ютазы районы хуҗалыклары уҗым культураларын тукландыруга кереште

Агымдагы елда хуҗалыкта көзге игеннәр 500 гектар мәйдан били.

(Ютазы, 20 март, «Татар-информ», «Ютазы таңы», Ильмира Галиева). Ютазы районында язгы кыр эшләре башланды. Тукай исемендәге җәмгыять механизаторлары бүген уҗым культураларын тукландыруга кереште. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Агымдагы елда хуҗалыкта көзге игеннәр 500 гектар мәйдан били.

Шул исәптән Подгорный зонасында урнашкан 167 гектарлы уҗым бодае кырында Руслан Зарипов үзйөрешле сиптергеч белән көзге игеннәрнең һәр гектарына 150-200 килограмм исәбеннән минераль ашлама кертә. Аны өстәмә сый белән тракторда Дамир Шафигуллин тәэмин итә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Андрей Борисов сүзләренчә, районда уҗым культуралары тулы күләмдә исән. Агымдагы елда алар барлыгы 5157 гектар мәйдан били һәм аларның уңышлы тернәкләнеп китүен тәэмин итү өчен һава торышы мөмкинлек тудыру белән дә тукландыра башлау алшарт булып тора.