Әлки районында шәхси хуҗалыкларда сөт җитештерү күләме арткан

Татарстан буенча сөтне 16 сум 50 тиеннән, ә Әлки районында 15 сумнан җыялар.

(Әлки, 20 февраль=, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Соңгы ун көндә Әлки районында шәхси хуҗалыклардан 166073 кг сөт хәзерләнде. Бу узган ел белән чагыштырганда, 3453 килограммга артык, дип яза җирле басма.

Күрсәткечләрдә уңай динамика күзәтелә: алдагы ункөнлек белән чагыштырганда, сөт җыючылар хәзерләү пунктларына 3,4 тоннага күбрәк тапшырганнар.


Татарстан буенча сөтнең сатып алу бәясе 16 сум 50 тиен, Әлки районында 15 сум.