«Просто молоко» 2014 нче елның иң яхшы продукты дип табылган

“Алтын медалистлар” Түбән Кама, Казан һәм Яр Чаллы сөт комбинатларында җитештерелгән

 (Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). “Просто молоко” “Иң яхшы продукт-2014” булган. “Просто молоко” идарәче компаниясе 10-14 нче февральдә Мәскәүдә узган “ПРОДЭКСПО 2014” халыкара күргәзмәсеннән "алтын" медальләр һәм “Иң яхшы продукт-2014” халыкара конкурсы лауреатлары дипломнары белән кайтты.

“Алтын медалистлар” Түбән Кама, Казан һәм Яр Чаллы сөт комбинатларында җитештерелгән.

Белешмә өчен: бүген 9 сөт заводы “Просто молоко” компаниясе структурасында эшли, аның 5есе республикада иң эре дип санала, бу – Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә һәм Мамадыш. Бу - югары технологияле җиһаз һәм квалификацияле персонал булган заманча заводлар.

“Просто молоко” тәүлегенә 850-1000 тонна сөт эшкәртә, шул ук вакытта Татарстанның башка предприятиеләре – 120-300 тонна.