ТР Биектау районында дуңгызчылык оешмаларында ветеринар санитария кагыйдәләре үтәлми

Бу дуңгызлар арасында африка чумасы башлануга китерергә мөмкин

(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”). ТР Биектау районында ветеринар-санитария кагыйдәләре үтәлми, бу дуңгызлар арасында африка чумасы барлыкка китерергә мөмкин, дип хәбәр ителә ТР буенча Россия авыл хуҗалыгын күзәтү идарәсенең рәсми сайтында.
Республика территориясендә дуңгыз үрчетү һәм аның эшкәртелгән продуктларын сату белән шөгыльләнүче юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә планнан тыш тикшерүләр уздырыла.
Мисал өчен, “Зарипова Гөлнара Харис кызы” крестьян-фермерлык хуҗалыгына планнан тыш тикшерү булган. Тикшерү органы хезмәткәрләре ветеринар-санитар кагыйдәләр үтәлешен тикшерде. Биредә ачыкланганча, әлеге хуҗалыкта аларга әһәмият бирелми. Шулай ук, белгечләр дуңгызларда африка чумасы барлыкка килүне профилактикалауга да игътибар бирде.Тикшерү нәтиҗәләре буенча, хуҗалыкка ачыкланган кимчелекләрне бетерергә дигән күрсәтмә бирелде.
“Зарипова Гөлнара Харис кызы” крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы административ җаваплылыкка һәм штрафка тартылган.
Күрсәтмә үтәлеше һәм штраф түләү ТР буенча Россия авыл хуҗалыгын күзәтү идарәсе белгечләре күзәтчелеге астында.