Кукмара районында халыктан сөт җыю бәяләре бераз арткан

Райондагы сөт җыючыларның күбесе бәяне 18 сумга кадәр күтәргән

 (Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”). Кукмара муниципаль районының башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, райондагы сөт җыючыларның күбесе бәяне 18 сумга кадәр күтәргән. Әмма бу күрсәткечтән артык яки ким хакка җыючы эшмәкәрләр дә бар. Борис Степанов (Кәркәүч, Важашур, Түбән Үрәс, Чарлы), Айдар Галиев (Түбән Үрәс), Руслан Шәрипов (Түбән Үрәс), Радик Гаврилов (Поч.Кучук) сөтнең һәр литрын 19 сумнан, Ринат Рәхимҗанов (Олыяз, Каенсар), Лена Галиева (Олыяз) 18 сум 75 тиеннән, Раниф Әхмәтов (Сәрдекбаш) 18 сум 50 тиеннән җыйган.
Шул ук вакытта иң түбән бәяләр Ятмас Дусай авыл җирлегендә: ноябрьнең беренче яртысында сөтнең һәр литрына 15 сумнан, айның икенче яртысында 16 сумнан түләнгән. Ныртыда да шушы хак белән исәп-хисап ясалган. Янил, Югары Чура, Оштарма Юмья, Лельвиж авыл җирлекләрендә исә сатылган сөтнең бер литры 17 сум тәшкил итә. Берүк авыл җирлегендә сөтне төрле бәядән җыюлары да күзәтелә.
Бу хакта “Хезмәт даны” газетасы хәбәр итә.