Тукай районы «Кама» агрофирмасы Новотроицкое бүлекчәсендә шикәр чөгендере алынып бетте

Көн коры торганда чөгендер алынган җирне шундук сөреп, эшкәртеп тә баралар.

(Тукай районы, 19 октябрь, "Татар-информ", "Якты юл",  Гөлчәчәк Вәлиева).Тукай районы «Кама» агрофирмасы Новотроицкое бүлекчәсендә шикәр чөгендере алынып бетте, дип яза җирле басма.

Авыл халкы хәзер җәй буе икешәр гектар чөгендер эшләүләрен онытты инде. Машина үзе утырта, эшкәртә, ала, төяп җибәрә. Хәтта су белән юып та куя әле! «Кама» агрофирмасы басуларында шикәр чөгендере үстерү нәкъ шул заманча технология белән башкарыла.

Быел «Кама» агрофирмасының Новотроицкое бүлекчәсе барлыгы 1234 гектар мәйданда шикәр чөгендере утырткан. Хуҗалыкның әйдәп баручы агрономы Марсил Хәйруллин белән эшнең нәкъ кайнаган вакытында очраштык. Җомга көнне 224 гектар җирдә чөгендер алынган иде. Кичә телефон аркылы элемтәгә кереп, эш барышын сораганда Марсил Мирзаһитович иртәнгә шикәр чөгендере алу эшен төгәлләгәннәрен хәбәр итте.

Көн коры торганда чөгендер алынган җирне шундук сөреп, эшкәртеп тә баралар.

– Икенче елга бу урында арпа булачак, – диде Марсил Мирзаһитович. – Җир алмашынып торырга тиеш. Ә чөгендерне быел бодай үстергән басуга утыртырга ниятлибез. Бодайның уңышын ул басудан гектарыннан 60 центнер алдык. Чөгендер үстерү өчен кирәк булган барлык ашламалар кертелде, җир кышкы ялга әзер. Менә монда икенче елга Шөкрәле юлына кадәр чөгендер булачак, – дип Марсил Мирзаһитович басу юлларын уйлап та бирмәгән «Нива» машинасының тәрәзәсеннән уңда-сулда җәелеп яткан җирләргә ишарәләде.

Чөгендер алуда заманча өч Maxtron комбайны эшли. Татарстанда барлыгы биш кенә шундый комбайн бар. Краснодар шәһәреннән килгән Дмитрий Валько шушы комбайннарга сервис яктан хезмәт күрсәтә. Дмитрий Анатольевич Күзкәй авылы кунакханәсендә яши. Кайсы басуга нинди техник ярдәм кирәк, ул килеп җитә. Бер комбайн җомга көнне нәкъ менә көйләү эшенә туктаган иде. Комбайнчы Рафил Хәлиуллин төзексезлекнең сәбәбен болай аңлатты:

– Чөгендерләр зур, комбайнның кискечләрен шул зурлыкка туры китереп көйлибез. Алайса чөгендерләрне кисә, – диде.

Бер комбайнны хуҗалык 2015 елда алган, икесен узган елны. Бер чыкканда биш рәт чөгендерне алып бара – яфракларын кисеп читкә сибә, җирдән татлы тамырны казып ала, балчыктан чистарта һәм бункерына төяп бара. Соңыннан басу кырыендагы зур өемгә китереп бушата. Комбайнчы кабинага керү белән «автопилот» кабыза. Һәм комбайн барысын да үзе башкара. Шундый акыллы булгач, комбайнчы монда кирәк тә түгелдер инде, дип кызыксындык Марсил Мирзаһитовичтан.

– Кешедән башка булмый, машина эшләвен эшли, тик эш барышын карап, күзәтеп торырга кирәк. Басуның икенче ягына барып җиткәч идарә итү тулысынча комбайнчыга күчә. Борыла, яңа буразнага керә, – диде агроном.

Комбайнчы Равил Мостафин Аксубай егете, Мусабай-Завод авылында тора.

– Комбайнда тәүлек буе ике сменада эшлибез. Мин иртәнге алтыда утырам, кичке алтыда штурвалны Булат Гыйләҗевкә тапшырам. Комбайн самолет кебек, гөрләп эшлибез, – ди Равил Фаикович.

– Караңгы төшкәч чөгендерләрне ничек күрәсез? – дип сорыйм кыр эшчәннәреннән.

– Комбайн үзе таба чөгендерләрне. Без ялт итеп утларын кабызып куябыз, яп-якты була. Комбайнның төнлә дә, яңгырда да тынып торганы юк, – диләр.

Эшчеләргә махсус кыр «рестораны» да оештырылган. Пешекчеләр машина белән килеп ашатып китәләр.

Алынган чөгендерләрне Зәй шикәр заводына озаталар. Татлы тамырларны йөк машиналарына төяү эшен Марат Җиһаншин башкара. Биредә чөгендерләрне балчыктан су белән юдырып төйиләр. Юдыру, төяү эшен бер үк трактор башкара. Күпме уңыш алуларын әле барлык чөгендерләрне заводка җибәреп бетермичә әйтүе кыен, ди хуҗалыкның әйдәп баручы агрономы Марсил Хәйруллин. Шулай да гектарыннан 480 центнерлап чыгарга тиеш, дип ниятләп торалар.