Татарстанда бәрәңге 86 процент мәйданда казып алынган

184,2 тонна бәрәңге җыелган. “Икенче икмәк”не алу бик озакка сузылды

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда бәрәңге 11 мең гектардан артыграк мәйданда казып алынган, бу фаразланганның 86 процентын тәшкил итә. 184,2 тонна бәрәңге җыелган. “Икенче икмәк”не алу бик озакка сузылды. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Татарстанның 17 районында (Ютазы, Кукмара, Алабуга, Яшел Үзән, Актаныш һәм башкалар) бәрәңге алу төгәлләнде. Калган районнарда да эшләр тәмамлану алдында.