“Татарстан кулланучылар берлеге” ел башыннан алып 2,6 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештергән

Бу узган елның шул чорына карата 129 процент тәшкил итә

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). “Татарстан кулланучылар берлеге” ел башыннан алып 2,6 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештергән. Бу узган елның шул чорына карата 129 процент тәшкил итә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына “Татарстан кулланучылар берлеге”ннән хәбәр иттеләр.
Крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклардан 6600 тонна ит (2010 елга карата 120,6 процент), 72,3 мең тонна сөт (116,1 процент), фермерлар һәм агросәнәгать комплексы предприятиеләреннән 18,915 тонна ашлык (175 процент), 2498 тонна яшелчә (102 процент) сатып алынган. Моннан тыш, авыл кооператорлары тарафыннан бәрәңге, йон һәм башка төр авыл хуҗалыгы продукциясе әзерләнгән.