news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда шикәр чөгендере уңышының өчтән бер өлешен җыеп алганнар

Зәй, Минзәлә, Сарман, Тәтеш муниципаль районнары чөгендер уңышын җыю буенча алда бара.

Татарстанда шикәр чөгендере уңышының өчтән бер өлешен җыеп алганнар

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 15 мең гектар мәйданнан шикәр чөгендере, ягъни уңышның өчтән бер өлешен җыеп алганнар. 620 мең тонна тамыразык казыганнар, гектардан уртача уңыш 413,4 ц тәшкил итә. Зәй, Минзәлә, Сарман, Тәтеш районнары чөгендер уңышын алу буенча алда бара. Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шул хакта сөйләде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Заводлар тәүлеккә 13,8 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртә, аларга барлыгы 386 мең тонна татлы тамыразык кайтарылган. 40 мең тонна шикәр комы җитештерелгән, бу 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8 мең тоннага артык.

Татарстанда 5,315 млн тонна ашлык суктырылган, гектарыннан уртача уңыш 35,3 центнер тәшкил иткән. Бу узган ел белән чагыштырганда 5,4 ц/га артык. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, кырдан 45 мең га кукурузны орлыкка, 25 мең га рапс, 75 мең га кукурузны силоска, 2,4 мең га бәрәңге, 1,4 мең га яшелчә алырга кирәк булачак.

Шулай ук республикада 50 мең тонна бәрәңге казыганнар, 1,8 мең гектардан (ягъни 45 проценты) җыеп алганнар, бер гектардан уртача уңыш 288 центнер тәшкил итә. Республикада 118 мең гектардан көнбагыш җыеп алырга кирәк. Бер гектардан уртача уңыш 17 центнер тәшкил итә.

545 мең гектарга көзге культуралар чәчелгән, шул исәптән 420 мең га көзге бодай, 119 мең га көзге арыш, диде Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында республика киңәшмәсендә.

Чараны барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100