Татарстанда шикәр чөгендере 11 мең гектар мәйданда алынган

Бу фаразланганның 18 проценты. Узган ел әлеге күрсәткеч 1 процентка ким булган.
(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Татарстанда шикәр чөгендере 11 мең гектар мәйданда алынган. Бу фаразланганның 18 проценты, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан.

330,3 мең тонна татлы тамыр җитештерелгән, республика буенча уртача уңышлылык бер гектардан 299 центнер тәшкил итә. Узган ел уңышлылык 39 центнерга кимрәк булган.

Бу өлкәдә аеруча Буа районы хезмәтчәннәре уңышка ирешкән. Алар 106 мең тонна чөгендер җыеп алган, уңышлылык гектардан 335 центнер тәшкил итә. Зәй районында 92 мең тонна татлы тамыр алынган, уңышлылык – гектардан 270 центнер. Кайбыч районында 38 мең тонна шикәр чөгендере җир өстенә чыгарылган, бер гектардан 308 центнер уңыш алына. Апас районында исә 35,2 мең тонна продукция җыелган, уңышлылык бер гектардан 320 центнерга җитә.