Татарстанда 1 миллион 166 мең гектар җир эшкәртелгән

Бу фаразланганның 59 процентын тәшкил итә
(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бүгенге көнгә республикада 1 миллион 166 гектар мәйданда җир эшкәртелгән, бу фаразлангынның 59 проценты дигән сүз. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Ютазы районында барлык мәйданнарның 83 проценты эшкәртелгән. Нурлат һәм Актанышта әлеге күрсәткеч 80 процент тәшкил итә. Әлмәт һәм Зәй районнарында фаразланганның 77, ә Чирмешәндә 76 проценты эшкәртелгән.

Якын көннәрдә Татарстанның авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнлек җир эшкәртү номасын ике тапкыр арттырырга һәм 50-60 мең гектарга җиткерергә ниятли.