Республикада 81,6 мең тонна бәрәңге алынган

Уңыш 3530 гектар мәйданда җыелган, бу фаразланганның 32 процентын тәшкил итә
(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бүгенге көндә Татарстанда 81,6 мең тонна бәрәңге җыелган. “Икенче икмәк” 3550 гектар мәйданда җыелган, бу фаразланганның 32 процентын тәшкил итә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Республика буенча уртача уңышылылык бер гектардан 230 центнер тәшкил итә, узган ел әлеге датага һәр гектардан 190 центнер уңыш чыккан булган.

Апас районы хезмәтчәннәре аеруча тырышып эшли, алар 8,1 мең тонна бәрәңге уңышын җыйган инде. Уртача уңышылылык бер гектардан 318 центнер тәшкил итә. Кукмара районында да уңышлылык шундый ук, анда 11,4 мең тонна “икенче икмәк” җыелган.
Балтач районы хезмәтчәннәре 10,2 мең тонна бәрәңге җыйган, уңышлылык – гектардан 242 центнер. Лаеш районында исә әлеге күрсәткечләр 7,3 мең тонна һәм гектардан 210 центнер тәшкил итә.