Мәскәүдә узачак “Алтын көз” күргәзмәсендә Татарстанның 20 предприятиесе катнашачак

10нчы агросәнәгать күргәзмәсе 10-14 октябрь көннәрендә Мәскәүдә Бөтенроссия күргәзмәләр үзәгендә үтәчәк
(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). 10нчы “Алтын көз” агросәнәгать күргәзмәсе 10-14 октябрь көннәрендә “Бөтенроссия күргәзмәләр үзәге” ААҖ территориясендә узачак. Күргәзмәне оештыручылар - РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Мәскәү Хөкүмәте, Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе, Бөтенроссия күргәзмәләр үзәге” ААҖ. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Быел күргәзмә экспозициясе халыкара стандартларга туры килүче “Россия” павильонының заманча мәйданчыкларында урнашачак. Күргәзмә халыкара статусын алган. Анда 30дан артык ил үз продукциясен тәкъдим итәр дип көтелә.

“Алтын көз” кысаларында Мәскәүдә беренче авыл хуҗалыгы күргәзмәсен үткәрүгә 85 ел тулуны билгеләп үтү ниятләнә. Күргәзмәнең дәрәҗәле кунагы РФ Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин булыр дип ниятләнә.

Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча әйдәп баручы төбәкләрнең губернаторлары үзләренең күргәзмәдә катнашуын раслаган. Соңгы елларда әлеге күргәзмәнең популярлыгы агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре арасында сизелерлек арткан, бу үз чиратында анда катнашучыларның күбәюенә һәм мәйданнарның киңәюенә китергән. Агымдагы елда күргәзмәнең гомуми мәйданы 80 мең квадрат метр тәшкил итәчәк, бу узган ел белән чагыштырганда 4 мең квадрат метрга артыграк.

Күргәзмә эшендә Россия Федерациясенең барлык субъектлары вәкилләре дә катнашачак, Россиянең 7 төбәгеннән 2 меңнән артык экспонент булыр дип көтелә. 57 төбәк коллектив экспозиция тәкъдим итәчәк. Биредә беренче тапкыр Калининград өлкәсе, Бурятия һәм Ингушетия Республикасы, шулай ук Бразилия, Испания, Финляндия, Франция, Украина катнашачак.

Күргәзмәдә 5 бүлек тәкъдим ителгән (махсуслашкан күргәзмә): “Россиянең азык-төлек комплексы”, “Агротэк-Россия” (агросәнәгать комплексы өчен авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазы), “Игенчелек, Үсемлекчелек, Агрохимия”, “Терлекчелек”, “Биоэнергетика”.

Эшлекле программага 30дан артык чара кертелгән: фәнни-гамәли конференцияләр, семинарлар, “түгәрәк өстәлләр”, тәкъдир итүләр. Күргәзмә барышында ярминкәләр эшләячәк. Мәскәүлеләргә Россиянең 30 төбәгеннән килгән 150ләп предприятие үз продукциясен тәкъдим итәчәк.

Татарстан делегациясен агросәнәагть комплексының 20ләп предприятиесе тәкъдим итәчәк, бу узган елгы белән чагыштырганда шактый артык. Алар - Майский», «Татплодовощпром», «Татспиртпром», «Вамин-Татарстан» ААҖ, «Кызыл Шәрык-Агро», Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренү институты, Чаллы икмәк продуктлары комбинаты, «Татпчелопром» ДУП, «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ, «Ак Барс-Питрәче» ААҖ. Барлык предприятиеләр дә үз продукциясен тәкъдим итәр дип көтелә.

Моннан тыш, Татарстан предприятиеләре күргәзмә кысаларында узачак ярминкә һәм конкурсларда да катнашырга җыена. Аерым алганда, “Россиянең 100 иң яхшы тауары” конкурсында катнашу ниятләнә.