Татарстанда бөртекле культуралар утыртылган мәйданның 99 процентыннан иген җыеп алынган

Татарстанда бөртекле культуралар утыртылган мәйданның 99 процентыннан иген җыеп алынган

(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ", Игорь Черепанов). 19 сентябрьдә Татарстанда бөртекле культуралар утыртылган мәйданның 99 процентыннан иген җыеп алынган. Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив-диспетчерлык хезмәтендә "Татар-информ" агентлыгына хәбәр итүләренчә, уңышны җыеп алу эшләре тизлеге узган елныкы белән тигезләшкән.

Соңгы мәгълүматларга караганда, республиканың дүрттән өч өлеш районнарында урак өсте тәмамланган. Шулай ук, калган районнар да уңыш җыеп алу эшләрен төгәлләү алдында тора. Әгерҗе, Аксубай, Кайбыч, Чирмешән, Минзәлә, Югары Ослан, Тукай, Чистай, Актаныш һәм Азнакай районнарында 1-6 процент мәйданнан иген җыеп аласы калган.

Татарстанда узган елга караганда, 4,5 миллион тоннадан артык иген җыеп алынган инде. Бер гектардан уртача уңыш 29,4 центнер тәшкил итә. Бу күрсәткеч Нурлат, Актаныш һәм Балтач районнары хуҗалыкларында югары, анда бер әйләнештә чагыштырмача 52,45 һәм 44,5 центнер иген җыеп алынган. Ютазы, Азнакай, Әгерҗе районнары игенчеләренең уңышлары түбәнрәк, анда уңышлылык гектардан 19 центнер гына тәшкил итә.