Давыл Тукай районы авылларына һәм оешмаларына, бигрәк тә аграрийларына зур зыян салган

Ул түбәләрне куптарып, утны өзеп, игеннәрне егып дулап йөргән...

 (Казан, 19 август, “Татар-информ”). Шимбә-якшәмбе көннәрендә кичтән башланып, төн дәвамында яңгыр катыш боз китереп шаулаган көчле давыл Тукай районындагы авыл хуҗалыгы предприятиеләрен, шәхси хуҗалыкларны читләтеп үтмәде.

Гарасат “Кама” агрофирмасы, “Кама-Бекон” җәмгыяте, “Алмаз” хуҗалыгы кырларындагы 2400 гектар язгы бодай, 380 гектар арпага, җәмгысе 2780 гектарга зыян салды. “Чаллы-Бройлер” җәмгыяте кошчылык комплексының 106 мең квадрат метр түбәсен алып ташлады. Нәтиҗәдә, биредә шулай ук газ, электр энергиясе белән тәэмин ителеш бозылган. Суровка, Новотроицкое, Түбән Суыксу, Куады, Шилнәбаш, Сосновый Бор авыллары да давыл аркасында утсыз калды. Кайбер авыл җирлекләрендә давыл шәхси йортларның түбәләрен салдырып китте, башка төр зыян салды, дип сурәтли “Якты юл” газетасы.